Акмәсҗит

Акмәчет белән бутамагыз.

Акмәсҗит
укр. Сімферополь
Байрак[d]Илтамга[d]
Simferopol flag.svgCOA Simferopol.svg
Сурәт
Нигезләнү датасы1784
Рәсми исемСімферополь һәм Акъмесджит, Aqmescit
Рәсми телкырымтатар теле, украин теле һәм рус теле
ДәүләтFlag of Russia.svg Россия[1][2]
Flag of Ukraine.svg Украина[3]
Нәрсәнең башкаласыКырым Җөмһүрияте, Кырым Автономияле Җөмһүрияте, Акмәсҗит шәһәр бүлгесе[2], Акмәсҗит шәһәр шурасы һәм Акмәсҗит районы[2]
Административ-территориаль берәмлекАкмәсҗит шәһәр шурасы, Акмәсҗит шәһәр бүлгесе[2], Кырым өлкәсе[d], Кырым АССР һәм Таврия губернасы
Табигый-георафик объект эчендә урнашканКырым
Тиритуриясенә дәгъва итәРоссия һәм Украина
Хөкүмәт башлыгыИгорь Лукашов[d] һәм Проценко, Елена Степановна[d]
Канунбирү органыАкмәсҗит шәһәр шурасы
Халык саны340 540 (1 гыйнвар 2021)[4]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек350 ± 1 метр
Сәгать поясыUTC+03:00 һәм UTC+02:00
Кардәш шәһәрҺайделберг[5][6], Новочеркасск[5], Кечкемет[5], Искешәһәр[5], Иркутск[5], Мәскәү, Омск[5][7], Улан-Удэ[6], Сейлем[5], Русе[d][5], Падова[5], Нижгар, Көньяк-Көнбатыш административ округ[5], Киреч[6], Донецк[5], Чернивси[5] һәм Bursa
Мәйдан107 ± 1 км²
Почта индексы95000-490 һәм 295000–295490
Рәсми веб-сайтsimgov.ru
Харита сурәте
Коллаж
Феноменның икътисадыeconomy of Simferopol[d]
Категория для почётных граждан субъекта[d]
Беренче язма телгә алуБЭК II гасыр
Җирле телефон коды3652
Монда җирләргәннәр төркеме[d]
Объектның күренешләре өчен төркем[d]
Commons-logo.svg Акмәсҗит Викиҗыентыкта

Кәбир-Җамигъ мәчете

Акмәсҗит яки Симферополь (укр. Сімферополь, рус. Симферополь, кырымтат. Aqmescit, Акъмесджит) — Кырымда урнашкан шәһәр. Кырым Җөмһүриятенең идарә, сәнәгый, мәдәни, фәнни үзәге. Кырым ярымутравының үзәгендә урнаша. Кырымтатар Милли Мәҗлесенең урнаштыру урыны. Әүвәл заманда Aкмәчет урынында скиф мәркәзе, скиф Неаполе, Алтын Урданың Кирмәнчек шәhәре булган.

Кырым ярымутравында тагы Акмәчет исемле авыл бар, шуңа күрә рәсми чыганакта Симферополь Акмәсҗит дип йөртелә, ләкин татарча матбугатта Акмәчет атамасы ешрак кулланыла.

География

Акмәсҗит Кырым ярымутравында, Салгир елгасында урнашкан. Тимер һәм автомобиль юллары төене.

Сәгать поясы

Акмәсҗит Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

Тарих

Алтын Урда чорында татарлар Кирмәнчек шәһәрен салалар, соңрак биредә ак мәчет төзелә һәм Кырым ханлыгы чорында кирмән Акмәчет дип йөртелә башлаган.

Кырым ханлыгы вакытында Бакчасарай ил башкаласы статусына ия булган, ләкин Акмәсҗит шәһәрендә калга (дәүләттә ханнан соң икенче башлык) йорты урнашкан булган.

1781 елда Кырым ханлыгы Россия империясе тарафыннан басып алына. 1783 елда урыслар Акмәчет исемен Симферопольгә үзгәртәләр.

Павел I шәһәргә татар исемен Акмәчет кайтара, ләкин Павел I не үтергәннән соң урыслар яңадан шәһәргә Симферополь исемен бирәләр.

1944 елда Акмәчет шәһәреннән кырым татарлары сөргенлеккә җибәрелә.

1945 елда Симферополь Кырым Мохтари Җөмһүриятенең башкаласы статусын югалта.

1954 елда Кырым өлкәсе Украинага тапшырыла.

2014 елда Кырым кризисы һәм Кырым статусы турында референдумнан соң Кырым Акмәсҗит башкаласы белән Россия Федерациясенә кире кайтарыла.

Хәзер Акмәчет шәһәрендә Кырымтатар Милли Мәҗлесе урнаша.

Климат

  • Уртача еллык температура — +10,8 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4,4 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 74 %
Акмәсҗит климаты
КүрсәткечГыйФевМарАпрМайИюнИюлАвгСенОктНояДекЕл
Абсолют максимум, °C20,421,928,731,534,237,739,339,537,233,32825,439,5
Уртача максимум, °C3,94,79,115,921,425,728,928,723,11710,45,616,2
Уртача температура, °C0,20,43,99,915,119,522,32216,911,35,8210,8
Уртача минимум, °C−2,9−3,2−0,24,89,513,916,516,111,66,82,2−1,16,2
Абсолют минимум, °C−26−30,3−18,4−11,1−8,40,73,63,8−5,1−11,4−21,7−23,2−30,3
Явым-төшем нормасы, мм393637343458465242424945514
Чыганак: Погода и климат

Халык

1897[8]1926[9]1939[9]1959[10]1970[11]1979[12]1989[13]2001[14]
49 07886 145142 634187 623249 053301 505343 565363 597

Милли состав (2001): урыслар — 66,7%, украиннар — 21,3%, кырымтатарлар — 7,0%, беларуслар — 1,1%.

Административ бүленеш

  • Киев районы
  • Тимер юл районы
  • Үзәк районы

Мәдәният

Күренекле кешеләр

Искәрмәләр