Биектау рус. Высокая ГораТатарстан Республикасының Биектау районындагы авыл.

Биектау
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Биектау районы
Координатлар 55°54'46"N, 49°18'6"E, 55°54'46.01"N, 49°18'6.01"E
Нигезләнгән XVI гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 9589 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422701
Автомобиль коды 16, 116

Халык саны — 9589 тирәсендә (2010).[1] Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422701.

География

Биектау тимер юл станциясеннән 2 км көньяктарак, КазанПермь автомобиль юлы буенда.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
ГыйФевМарАпрМайИюнИюлАвгСенОктНояДекЕл
-10.8 °C-10.8 °C-5.7 °C4.6 °C13.5 °C18.4 °C20.4 °C17.8 °C12.2 °C4.5 °C-4.6 °C-10 °C4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[3]

Тарих

XVI гасырда 2 нче яртысында Казан ханлыгы чорындагы Байгыш авылы урынында нигез салына.

Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә билгеле. Халкы башта Казан Дөньядан күчү Елантавы монастырена карый, 1764 тә экономик разрядка күчерелә, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә; игенчелек һәм терлек үрчетүдән тыш, умартачылык, тимерчелек, пыяла кую, итек тегү, киез итек басу белән шөгыльләнә. 20 йөз башында волость идарәсе урнаша, этап йорты була. Раштуа-Богородица чиркәве (1881-86 да төзелә; архитектура истәлеге), земство мәктәбе (1870 тә ачыла), җил тегермәне, 8 тимерчелек, сыраханә, 1 шәраб һәм 8 бакалея кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2084,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Сабакай волостена керә. 1920дән - ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Казан авыл районында, 1935 нең 10 февраленнән Биектау районында. 1963 нең 1 февраленнән - Питрәч районында, 1965 нең 12 гыйнварыннан - яңадан Биектау районында.

Демография

Халык саны
1646185918971908192019261938194919581970198920022010
1429799501043103212271219102511541728644677689589

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар — 53%, татарлар — 43%.

Икътисад

Халкының төп шөгыле - кырчылык, терлекчелек. «Казан авыл хуҗалыгы техникасы», «Биектау машина-трактор станциясе» акционерлык җәмгыятьләре.

Шәхесләр

Искәрмәләр

Чыганаклар