Рәшит Ваһапов

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Рәшит Ваһап улы Ваһапов — бөек татар җырчысы (тенор), ТАССР халык артисты, 19411962 елларда Татар филармониясе солисты.

Рәшит Ваһапов
Wahapov.jpg
Туган телдә исем Рәшит Габделваһап улы Ваһапов
Туган 7 май 1908(1908-05-07)
Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Актук авылы
Үлгән 14 декабрь 1962(1962-12-14) (54 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Николаев урамы, 5[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Һөнәре җырчы (тенор)
Ата-ана
  • Габделваһап Хәйретдинов (әти)
Бүләк һәм премияләре ТАССР халык артисты (1957)

Тормыш юлы

Ул 1908 елның 7 маенда хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук (халык телендә — Яңапар) авылында 3нче мәчет имамы Ваһап мулла Хәйретдинов (1870–1937) гаиләсендә туган. Сталин репрессияләре барышында Хайретдинов кулга алына һәм «халык дошманы» буларак 1937 елның июлендә үтерелә.[2]

Рәшит Ваһапов башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала.

19201926 елларда Түбән Новгород татар педагогика техникумында читтән торып укый.

19261928 елларда Питрәксе, аннан соң Пецә, Рбишча, Актук, Кызылъяр авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңгысында мөдир дә була.

19361939 елларда Мәскәүдә татар опера студиясендә укый.

19381940 елларда Мәскәүнең Татар мәдәнияте йортында (элекке Әсәдуллаев йорты) актер булып эшли. 1941 елның көзендә Мәскәүдә узасы Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегенә әзерләнү максатында, композитор Александр Ключарев башлангычы белән ул Казанга чакыртыла.

1941 елның 27 маеннан Ваһапов Татар дәүләт филармониясе солисты. Сугыш башланган көннәрдә Р. Ваһапов музыкант Гани Вәлиев, җырчы Җәваһирә Сәлахова һәм биюче кыз Х. Муллахмәтовадан торган төркем белән Татарстан буйлап гастрольләргә чыга.

Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында (Казан).[3]

Иҗат

Р.Ваһапов — татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе. Башлыча, лирик планда җырлый. Матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәнгатенә ия була. Аның башкаруында татар җырлары «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия, «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал», татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи җырлары популярлык казана. Милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, ул татар музыка культурасын үстерүгә зур өлеш кертә, актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССРның барлык республикаларында диярлек була.[4]

Мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре

Хезмәт казанышлары өчен 1950 елда аңа «Татарстанның атказанган артисты», ә 1957 елда «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Гаиләсе

Беренче хатыны Хәлифә Рәхимова. 1927 елда өйләнешкәннәр. Балалары: Шамил (1929), Венера, Равил, Мәксүт[5].
Икенче хатыны — Зәйтүнә.

Аның турыда

Фильмнар

Китаплар

  1. Фәттахов Р.Ә.. Рәшит Ваһапов. К.: «Татарстан» журналы нәшрияты, 2000.
  2. Фәттахов Р.Ә.. Рашит Вагапов. Личность, творчество, эпоха. К., 2003 (Чабаксар матбагасы) ISBN 5-94167-004-4[6]

Ваһапов фестивале

2004 елдан башлап, ел да Рәшит Ваһапов истәлегенә «Татар җыры» халыкара фестивале үткәрелә (оештыручысы — Рифат Фәттахов).

 
Уразавылда куелган бүс. 2016

Һәйкәл

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар