Чәк-чәк — татар халкының бәйрәм ризыгы, камыр ашы. Эрбет яки урман чикләвеге зурлыгында кисәклеп, кайнап торган майда пешерелә һәм кайнар бал белән катырыла. Туй өчен чәкчәк зур итеп ясала, өстенә вак-вак конфетләр куела. Камырны токмач шикелле кисеп ясалган төре – "Бохар кәләвәсе" дип атала.

Бохар кәләвәсе һәм чәкчәк