Үзбәкстан

Үзбәкстан (үзб. O'zbekiston, Ўзбекистон) — Үзәк Азиянең урта өлешендә урнашкан дәүләт.

Үзбәкстан
Flag of Uzbekistan.svg
Байрак
Emblem of Uzbekistan.svg
Илтамга
Башкала Ташкәнт
Халык саны 33 570 609 (2020) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+05:00
Рәсми тел үзбәк теле
География
Мәйдан 448,978.0 квадрат километр
Координатлар 41°N 66°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Олий Мәҗлес
Дәүләт башлыгы исеме Үзбәкстан Республикасы Президенты
Дәүләт башлыгы Шәүкәт Мирзияев
Хөкүмәт башлыгы Абдулла Арипов
Икътисад
Акча берәмлеге Үзбәкстан сумы
Эшсезлек дәрәҗәсе 11% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.2 (2014)[2]
КПҮИ 0.727 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 71.314 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • Электр аергычы төре Europlug,[5] Schuko, AS/NZS 3112[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
    Челтәр көчәнеше 220 вольт
    Телефон коды +998
    ISO 3166-1 коды UZ
    ХОК коды UZB
    Интернет домены .uz

    География

    Үзбәкстән көнчыгышта Кыргызстан, төньяк-көнчыгышта, төньякта һәм төньяк-көнбатышта — Казакъстан, көньякта һәм көньяк-көнбатышта — Төрекмәнстан, көньякта — Әфганстан һәм көньяк-көнчыгышта Таҗикстан дәүләтләре белән чиктәш. Чикләр озынлыгы — 6621 км, мәйданы 447 400 км² тәшкил итә.

    Илнең ⅔ өлешен далалар, чүлләр һәм таулар тәшкил итә.

    Иң биек ноктасы — 4643 м (Гиссар тау тезмәсе), иң түбән ноктасы — Мынбулак иңкүлеге (Кызылком чүле, −12,8 м).

    Кырый ноктлалар

    Климат

    Климат — кискен континенталь; Урта температуралар: гыйнвар — +4 °C…−8 °C, июль — +22 °C…+32 °C. Уртача еллык явым-төшемнәр саны: 90–580 мм (тигезле районнарында), 460–910 мм (таулы районнарында).

    Халык

    Халык саны — 29 559 100 кеше (2012 елның 1 гыйнвары)

    Милли состав

    Үзбәкләр — 80 %, руслар — 5 %, таҗиклар — 4,5 %, казакълар — 2,5 %[7].

    Шәһәрләр

    Илдə 120 дəн артык шəһəр, 115 шəһəрле авыллар бар.

    Иң зур шәһәрләр:

    Шәһәрләрдә илнең 41 % халкы яши.

    Дин

    Үзбәкстан Конституциясе дәүләттән диннең аерым булуын, дини оешмаларның закон каршында тигезлеген, дин һәм вөҗдан иреген игълан итә. 16 конфессиянең гыйбадәтханәләре теркәлү үткән. Төп дин – Хәнәфи мәзһәбендәге сөнни Ислам. Христианнарправославие дине тарафдарлары, католиклар, баптистлар, лютераннар, адвентистлар. Яһүд дине зур тарихка ия. Йәһвә шаһитлары, кришнаитлар, буддачылар, әрмән апостол чиркәве һ. б. дини агымнар вәкилләре яши.

    Административ бүленеш

    Илдә 12 өлкә, 156 район, 123 шәһәр, 104 шәһәр тибындагы поселок һәм Каракалпакстан Республикасы бар.

     
    ИсемҮзбәкчә
    исеме
    Халык саны
    (2011)[8]
    мең кеше
    Мәйдан,
    мең км²[9]
    Үзәк
    1ТашкәнтToshkent
    Тошкент
    2296,50,3
    14Каракалпакстан ҖөмһүриятеQoraqalpog’iston Respublikasi, Қорақалпоғистон Республикаси1680,9165,6Нөкес
    2Әндиҗан өлкәсеAndijon viloyati, Андижон вилояти2672,34,2Әндиҗан
    3Бохара өлкәсеBuxoro viloyati, Бухоро вилояти1683,839,4Бохара
    5Җиззәх өлкәсеJizzah viloyati, Жиззах вилояти1166,720,5Җиззәх
    8Кашкадәрья өлкәсеQashqadaryo viloyati, Қашқадарё вилояти2722,928,4Каршы
    7Нәвайи өлкәсеNavoiy viloyati, Навоий вилояти873,0110,8Нәвайи
    6Наманган өлкәсеNamangan viloyati, Наманган вилояти2279,57,9Наманган
    9Сәмәрканд өлкәсеSamarqand viloyati, Самарқанд вилояти3270,816,4Сәмәрканд
    11Сөрхандәрья өлкәсеSurxondaryo viloyati, Сурхондарё вилояти2175,120,8Термез
    10Сырдәрья өлкәсеSirdaryo viloyati, Сирдарё вилояти727,25,1Гөлстан
    12Ташкәнт өлкәсеToshkent viloyati, Тошкент вилояти2644,415,3Ташкәнт
    4Фәрганә өлкәсеFarg’ona viloyati, Фарғона вилояти3229,26,8Фәрганә
    13Харәзем өлкәсеXorazm viloyati, Хоразм вилояти1601,16,3Үргәнеч

    Икътисад

    Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы өлеше 25,9%, сәнәгать өлеше 13,2%, хезмәт күрсәтү тармагы өлеше 60,9 процентны тәшкил итә. Төп экспорт партнөрлары — Кытай (25%), Швейцария (22%), Казакстан (16%), Россия (14%), Төркия (13%), Франция (2,1%), Украина (1,2%). Экспортлана торган таварлар — кыйммәтле металлар (алтын), тикстил (эрләгән җеп, чи мамык, футболкылар, һ.б.), нефть һәм газ, металлар (бакыр, тутыя), азык-төлек, машиналар, химия мәхсулатлары (радиоактив матдәләр, азот ашламалары, һ.б.), җиһазат, һ.б.[10] Төп импорт партнөрлары — Россия (25%), Кытай (21%), Көньяк Корея (16%), Казакстан (8,3%), Алмания (4,9%), Төркия (4,8%), Украина (2,4%), Италия (1,6%), Һиндстан, Җапан (1,3%), Франция, Польша, Литва (1,1%).[11] Имортлана торган таварлар — җиһазат (һава суыргычлар, телефоннар, төзелеш машиналары, җылыту җиһазаты, һ.б.), транспорт чаралары (автомобил өлешләре, йөк автомобилләре, очкычлар, боралаклар, трактырлар), металлар (тимер мәхсулатлары, әлүмин, химия мәхсулатлары (дарулар, кан, һ.б.), минераль мәхсулатлар, пыласмас һәм каучык, агач эшләнмәләре, азык-төлек (он, бодай, чәй, һ.б.), тикстил, кәгазь, һ.б.н.[12]

    Үзбәкстанда туган танылган шәхесләр

    Татарлар, башкортлар

    Моны да карагыз

    Искәрмәләр

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    5. 5,0 5,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. http://chartsbin.com/view/edr.
    7. Население Узбекистана
    8. Постоянное среднее число населения за 1991—2011 годы. Узстат. әлеге чыганактан 2012-06-25 архивланды. 2012-06-19 тикшерелгән.
    9. ПРЕДСТАВИТЕЛЬСТВО ТОРГОВО-ПРОМЫШЛЕННОЙ ПАЛАТЫ РФ В ЦЕНТРАЛЬНОЙ АЗИИ. әлеге чыганактан 2012-06-25 архивланды. 2012-06-21 тикшерелгән.
    10. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/export/uzb/all/show/2014/
    11. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/uzb/show/all/2014/
    12. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/uzb/all/show/2014/

    Тышкы сылтамалар