Әбиләр чуагы

Әбиләр чуагыкөз көне (cентябрь, октябрь айларында) һава торышының җәй көнендәге кебек коры, җылы һәм болытсыз, кояшлы вакыты. Ел саен кабатлана. Ике-өч атна дәвам итәргә мөмкин.

Монреальдә әбиләр чуагы

Атама тарихы

Борынгы гомуми төрки сүз булган «чуак» («эссе», «кызу») сүзе Мәхмүд Кашгарый сүзлегендә китерелә[1].

Үзенчәлекләре

Күбесенчә Аypyпaда, Төньяк Америкада, РФның аеруча Аypyпa өлешендә күзәтелә.

Әбиләр чуагы тотрыклы антициклон урнашу белән бәйле рәвештә барлыкка килә.

Гадәттә, көз башланып, көннәр бераз суыткач, яңгырлар явып үткәч, әбиләр чуагы башлана.

Төп күрсәткече булып, һавада пәрәвезләр очуы санала.

Әбиләр чуагы дәвамлы килгән кайбер елларда, елга бер чәчәк атучы бериш үсемлекләрнең (хәтта алмагачның да) икенче тапкыр чәчәк атуы мөмкин.

Әдәбият

  1. Җәгъpафия терминнарының русча-татарча аңлатмалы сүзлеге. Казан: Мәгариф, 2010. ISBN 978-5-7761-1763-3

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Р.Г. Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. Казан: ТКН, 2001, 237нче биттә. ISBN 5-298-01004-0